news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамп президент хезмәт хакыннан баш тарткан

АКШ президентының еллык хезмәт хакы 400 мең долларны тәшкил итә, үзе миллиардер булган Трамп "миңа 1 доллар да җитә", дип белдергән.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ) АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза “ТАСС”.

“Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым – юк, – дигән Трамп. – Закон буенча миңа 1 доллар булса да алырга туры киләчәк, шуңа күрә минем еллык хезмәт хакым 1 доллар булачак”.

Республика партиясеннән сайланган Трамп Америкада Президентның хезмәт хакы күләме турында белмәвен әйткән. Журналист аңа, Ак йорт хуҗасы елына 400 мең доллар хезмәт хакы алуын әйткәч, “Мин бу хезмәт хакын кабул итмәячәк, мин кабул итмәячәкмен”, - дип кабатлаган Трамп.

"Forbes" журналы бәяләгәнчә, агымдагы елның сентябренә Трампның байлыгы 3,7 миллиард долларга бәяләнә. Үткән ел белән чагыштырганда ул 800 миллион долларга кимегән. Америка тарихында Трамп кебек үк моңа кадәр Джон Кеннеди һәм Герберт Гувер да президент хезмәт хакыннан баш тарткан булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100