news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Трамп: мин Путинны белмим, әмма ул чынлап та «каты чикләвек»
Журналистлар Америка Кушма Штатлары президентыннан Россия башлыгына бәя бирүне сорады.
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Америка Кушма Штатлары президенты Дональд Трамп Fox News каналына биргән интервьюсында Россия Федерациясе лидеры Владимир Путинны «каты чикләвек» дип атады.
Трамптан кыскача гына төрле сәясәтчеләр һәм шоуменнар, шул исәптән Россия Президентына бәя бирүен сорадылар.
«Мин аны белмим, әмма ул чынлап та «каты чикләвек». Мин аның Россия өчен нәрсә эшләвен белмим, әмма кайчан да булса без моны ачыклаячакбыз», – дигән сүзләрен җиткерә Трампның «РИА Новости».
АКШ президенты америкалыларның tough cookie дигән идиоматик тәгъбирен кулланган. Ул сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә «каты печенье» дигәнне аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot