Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп: Дания Гренландия өстеннән контрольне АКШка тапшырды
АКШ Президенты Дональд Трамп Даниянең Вашингтонгка Гренландиянең куркынычсызлык өлкәсендәге контролен тапшыруы турында белдерде. Аның сүзләренчә, тиешле килешүләр АКШның утрауда озак вакытка калуын күздә тота.
«АКШның Дания Корольлеге һәм Гренландия белән килешү төзүе турында зур шатлык белән хәбәр итәм. Бу килешү АКШка Гренландиядә куркынычсызлык һәм башка ихтыяҗларны даими контрольдә тоту мөмкинлеген бирә», – дип язган сәясәтче Truth Social социаль челтәрендә.
Дональд Трамп шулай ук утрау территориясендә шактый зур Америка хәрби контингентын урнаштыру планнары турында хәбәр итте. Шул ук вакытта, президент раславынча, Вашингтон каршы тараф дип санаган дәүләтләр АКШның язма рөхсәтеннән тыш Гренландиядә үз хәрби объектларын булдыра яки җирле проектларга акча кертә алмаячак.
Моннан тыш, Ак йорт башлыгы Вашингтонның Копенгаген белән сөйләшүләрне дәвам итүен билгеләп үтте. Трамп сүзләренчә, аларның максаты – ирешелгән килешүләрнең озак вакыт дәвам итәчәгенә гарантияләр алу.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз