news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамп БРИКС илләренә үз валютасын булдырмаска кушты һәм пошлина кертү белән янады

Кушма Штатларның 47нче президенты (рәсми рәвештә 20 гыйнвардан вазифасын үти башлаячак) Дональд Трамп БРИКС илләре долларга алмашка үз валютасын булдыру юнәлешендә эшләвен дәвам иткән очракта 100 процент пошлина кертү белән янады.

«Без бу илләрдән яңа БРИКС валютасын булдырмау һәм куәтле АКШ долларына алмашка башка бернинди валютаны хупламауны таләп итәбез, югыйсә алар 100 процент пошлина белән очрашачак», — дип яза сәясәтче социаль челтәрләрдә.

Ул шулай ук БРИКС илләре исәп-хисап валютасы буларак доллардан баш тартуны дәвам иткән очракта Штатлар әлеге илләр белән үзара сәүдәне чикләячәк, дип өстәде, дип яза РИА Новости.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100