Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп Америкада ике җенесне генә тану турында указ имзалады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп яңа срогының беренче көнендә илдә ике үзгәрешсез җенесне – ир-ат һәм хатын-кыз җенесен тану һәм гендер идеологиясеннән баш тарту турындагы указ имзалады. Документ Ак йорт сайтында чыкты.
«Кушма Штатлар сәясәте ир-ат һәм хатын-кыз җенесләрен кабул итүдән гыйбарәт. Кешенең җенесе үзгәрми һәм бу фундаменталь, бәхәссез чынбарлыкка нигезләнгән. Минем җитәкчелектә башкарма хакимият бу чынбарлыкны алга сөрү өчен җенесне яклау турында барлык законнарның үтәлешен тәэмин итәчәк», – диелгән указ текстында.
Документта әйтелгәнчә, җенес төшенчәсе шәхеснең үзгәрешсез биологик классификациясенә керә. Трамп тәнкыйтьли торган «гендерлар тәңгәллеге» концепциясе турында указда ул «биологик чынбарлыктан һәм җенестән аерылган һәм чиксез континуумда булган «миннең» эчке һәм субъектив тойгысын тулысынча чагылдыра» дип әйтелгән. Гендер төшенчәсе «тәңгәлләштерү өчен мәгънәле нигез тәэмин итми һәм җенесне алыштыру буларак таныла алмый» дип раслана.
Трамп барлык федераль ведомстволарга гендер идеологиясен алга этәрә яки көчләп тага торган мәгълүматны юкка чыгарырга кушты, шулай ук мондый идеяләрне алга сөрү өчен дәүләт финанславын куллануны тыйды. Болардан тыш, җенесне алмаштыру буенча дәүләт акчасына медицина процедураларын уздыру да тыела.
АКШ Президентының закон чыгару эшләре буенча ярдәмчесенә указда күрсәтелгән барлык билгеләмәләрне кодификацияли торган закон проекты текстын 30 көн эчендә әзерләү бурычы куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз