Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп АКШның ни өчен Россия белән эш итәргә тиешлеген аңлатты
Кушма Штатларга Россия белән аның территориясе һәм табигый ресурслары аркасында эш итәргә кирәк. Бу хакта Америка лидеры Дональд Трамп Breitbart порталына биргән интервьюсында белдерде.
«Без Россия белән эш итәргә тиеш. Аларның иң зур коры җир территориясе, Кытайныкына караганда күпкә зуррак. Аларның 11 сәгать поясы бар. Сез 11 сәгать поясы аша бер яктан икенче якка оча аласыз. Аларның җире зур кыйммәткә ия», - дип аңлатты АКШ Президенты үз сәясәтенең геоикътисади контекстын.
Шуның белән Трамп ассызыклаганча, Россияне Кытайдан аеру Россия-Америка икътисади мөнәсәбәтләрен торгызу (ул өметләнгән) максаты булмаса да, вакыйгаларның мондый үсеше нәкъ менә шундый нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
«Бу (Россияне Кытай Халык республикасыннан аеру — Т-и искәрмәсе) моның нәтиҗәсе булырга мөмкин (РФ һәм АКШ икътисади элемтәләрен яңарту — Т-и искәрмәсе), ләкин мәҗбүри түгел, ләкин мин моны яхшы булыр иде дип саныйм», - диде Америка лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз