Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп: АКШ армиясе Венесуэлага уңышлы һөҗүм ясады, Мадуро илдән чыгарылды
АКШ Президенты Дональд Трамп АКШ армиясе Венесуэлага уңышлы һөҗүм ясады, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Америка Кушма Штатлары Венесуэлага һәм аның лидеры, президент Николас Мадурога каршы зур масштаблы һөҗүмне уңышлы уздырды. Ул хатыны белән бергә кулга алынды һәм илдән чыгарылды», – дип язган Трамп Truth Social да.
Ул шулай ук операциянең АКШ хокук тәртибе органнары белән берлектә үткәрелүен хәбәр итте, ә калган детальләрне ул соңрак үзенең резиденциясендә матбугат конференциясендә хәбәр итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз