news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Трактор" белән мачта "Ак Барс" капкасын Нильсон саклый

Имгәнгәннән соң ахыргача тернәкләнмәгән Оскар Меллер бозга чыкмаячак

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). КХЛның бүгенге Чиләбе "Трактор"ына каршы күчмә матчында "Ак Барс" капкасын Андерс Нильссон саклаячак. Бу хакта "барсларның" "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Имгәнгәннән соң ахыргача тернәкләнмәгән Оскар Меллер бозга чыкмаячак. Чиләбедәге бүгенге уен бу сезонда "Ак Барс" белән "Трактор"ның дүртенче очрашуы булачак. Алдагы өч матчта казанлылар җиңде.

Үз бозларында ике тапкыр җиңелү "Ак Барс"ның көндәшләренә Көнчыгыш конференциядә беренчелекне яулау мөмкинлеген бирде. "Салават Юлаев"ны җиңгәннән соң, "Сибирь" конференциядә беренче урынны били, әмма югалткан очколар буенча "Ак Барс" элеккечә үк лидер санала, ул бер уенга азрак үткәрде. Турнир таблицасындагы беренче баскыч командага плей-оффта үз мәйданчыгында уйнау өстенлеген бирә, шуңа да аның өчен көрәшергә кирәк. Хәзерге вакытта "барслар" һәм "Сибирь"ның 111 очкосы бар, ә Магнитогорски "Металлург"ында - 110.

Әйтергә кирәк, "Ак Барс" командасы "Трактор" белән КХЛ плей-оффының беренче раундында очрашырга мөмкин. Чиләбеләр турнир таблицасында алтынчы тора һәм алар бишенче урынга күтәрелә дә, җиденче позициягә дә төшә ала, дип аныклап уза казанлыларның матбугат хезмәте.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100