news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Онлайн форматтагы Сабантуй 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль челтәрләрдә постлар #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.

Онлайн Сабан туе программасы:

2 июль:

1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;

2.Татар халык бәйрәме «Сабантуй»га ярдәм йөзеннән флешмоб.

Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:

  • #Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)
  • #АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)
  • #Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)
  • #Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)
  • #тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)

Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.

3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .

3 июль:

  1. «KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
  2. #БиеСабантуй челленджы;
  3. «Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;
  4. Татар халкының традицион уеннары;
  5. «Ат бизәү» мастер-классы;
  6. «Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;
  7. Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;
  8. Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
  9. «Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
  10. Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
  11.  Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;
  12. Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.

4 июль:

  1. 08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;
  2. Яшьләр онлайн-фестивале.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100