Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Традицион исламны алга сөрү өстенлекле бурыч булып калырга тиеш – Магомедсалам Магомедов
"Татарстан – милләтара сәясәт өлкәсендә үрнәк төбәк", – диде Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары.
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясендә милләтара тынычлыкка һәм диннәр арасындагы татулыкка янаган куркыныч әле саклана. Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов бүген Казанда узган Татарстан халыкларының III съездында шулай дип белдерде.
“Бүген бәйрәм булса да, проблемаларны да әйтми калып булмый. Хәзер җиңел вакытлар түгел, Россиягә халыкара аренада да тышкы сәяси басым ясала. Илнең эчке сәясәтенә тыкшыну омтылышлары бар. Милләтара тынычлыкка янаган куркыныч әле саклана. Радикализм, террорчылык, экстремизм чагылышлары вазгыятьне тотрыксызландыра торган көчле фактор булып санала. Кызганыч, безнең илдә дә мондый куркынычлар саклана. Аларны кисәтү буенча хокук саклау органнары саллы эш башкара, әмма безгә милли, дини җирлектә экстремизмны профилактикалау миссиясе йөкләнә. Традицион исламны, традицион кыйммәтләрне алга сөрү Татарстан һәм Россия өчен өстенлекле бурыч булып калырга тиеш”, – дип ассызыклады Магомедсалам Магомедов.
Ул “риск төркеме”нә керүчеләр, мигрантлар, яшьләр белән дөрес юнәлештә эшчәнлекне җанландыру зарурлыгын билгеләп узды.
“Татарстан – милләтара сәясәт өлкәсендә үрнәк төбәк. Монда Халыклар дуслыгы йортлары яхшы эшли, массакүләм этномәдәни чаралар гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Минтимер Шәймиев эшләгәндә дә Россия халыклары бердәмлегенә зур игътибар юнәлдерелде”, – диде ул.
“Татарстанда яшәүчеләрнең хезмәткә мәхәббәте аларның канына сеңгән, бу республикага социаль-икътисади яктан алдынгы төбәк булырга мөмкинлек бирә. Катлаулы вакытта да Татарстан икътисади тотрыклылыгын саклап кала алды. Татарстан милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә уңышлы төбәкләр сафында. Соңгы сораштырулар буенча, халыкның күпчелеге, 87 проценты, төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр хакимлек итә дип саный. Бу бик яхшы күрсәткеч”, – ди Магомедсалам Магомедов.
Журналистларга интервьюсында ул: “Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү белән мөрәҗәгать итүем Россия Президентының съездга югары бәя бирүе турында сөйли. Без моны милләтара мөнәсәбәтләр системасында бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга дип саныйбыз. Татарстан милләт сәясәтендә Россия субъектлары арасында күренекле лидер. Шушы җирдә яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен күп эш башкарыла. Бу эшнең нәтиҗәләре дә бар. Татарстанда яшәүчеләр дә милләтара мөнәсәбәтләрдән канәгать. Бу – иң мөһиме. Съездның да карары татулыкны ныгуга хезмәт итәр дип ышанам”, – дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз