news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Традицион 1 май эстафетасында 1000нән артык казанлы катнашачак

1 май көнне Казанда 67нче тапкыр традицион иңел атлетика эстафетасы булачак

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 1 май көнне Казанда 67нче тапкыр традицион җиңел атлетика эстафетасы була, ул республика башкаласында җәйге спорт сезонын башлап җибәрәчәк. Бүген Казан мэриясендә әлеге вакыйгага багышланган матбугат конференциясе булды.
Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев хәбәр иткәнчә, хәзерге эстафета традицияләрне дәвам итү булса да, аңа кайбер яңалыклар да кертеләчәк. Әйтик, беренче тапкыр Казан районнары инициативасы буенча әлеге чара кысаларында гаилә эстафетасы узачак, анда Казанның спорт яратучы гаиләләре катнашыр дип көтелә. Алар өчен кыска, спринтер дистанцияләре каралган.
Өстәвенә, инде икенче ел рәттән эстафетага муниципаль хезмәткәрләр - мэрия һәм Казан районнары командалары чыгачак. Илгиз Фәхриев сүзләренчә, узган елгы нәтиҗәне – дүртенче урынны кабатлау – шәһәр җитәкчеләрен канәгатьләндермәячәк, шуңа күрә хәзерге вакытта спорт принцибы буенча командага катнашучылар сайлап алу бара.
Традиция буенча эстафетада гомумбелем бирү учреждениеләре, һөнәри-техник уку йортлары, югары уку йортлар һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре командалары катнаша. Өстәвенә, Казанның физкультура һәм спорт комитеты башлыгы
Быел шәһәр районнары данын җыелма командалар түгел, ә аерым мәктәп командалары яклаячак. Хәзерге вакытта районнарда сайлап алу ярышлары уза, алар нәтиҗәсе буенча 1, 2, 3нче урыннарны алган мәктәп командалары 1 май эстафетасында чыгыш ясаячак.
Ярышларның дәрәҗәсен арттыруга профессиональ судьялар да ярдәм итәчәк, агымдагы елда аларның саны узган еллар белән чагыштырганда шактый артык булачак.
Эстафета маршруты Ирек мәйданыннан башланып Казанның үзәгеннән үтәчәк һәм старт башланган җирдә тәмамланачак. Мәктәп укучылары, хезмәткәрләр һәм һөнәри техник училищеда белем алучыларга 10 этап узарга туры килә, ә югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары өчен 14 өлештән торган маршрут эшләнгән. Ярышлар узган вакытта шәһәрнең үзәгендә автотранспорт хәрәкәте туктатылып торачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, диплом һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.
Илгиз Фәхриев билгеләп узганча, 1 май җиңел атлетика эстафетасын уздыру Универсиада-2013 өчен хәлиткеч көрәш алдыннан шәһәр халкын берләштерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot