news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трабзон шәһәрендә Төркиядә татар диаспорасы эшчәнлеге турында сөйләгәннәр

Төркиянең Кара диңгез техник университетында V Социаль фәннәр халыкара студентлар конгрессы үткән.

Трабзон шәһәрендә Төркиядә татар диаспорасы эшчәнлеге турында сөйләгәннәр
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Төркия аспиранты Айгөл Зара Кәбирова V Социаль фәннәр халыкара студентлар конгрессында Төркиядә татар диаспорасы эшчәнлеге турында чыгыш ясаган. Бу хакта аспирант үзе хәбәр итә.

  • 7-9 ноябрь көннәрендә Кара диңгез техник университетында (Трабзон шәһәре, Төркия) V Социаль фәннәр халыкара студентлар конгрессы үткән. Әлеге конгресс Фәнни тикшеренү эшчәнлеген алып баручыларга булышлык итүче İlmi Etüdler Derneği оешмасы һәм Yurtdışı Türkler ve Akraba Topluluğu Başkanlığı Тугандаш төрки халыклар төркеме башканлыгы тарафыннан оештырылган.

Конгресста катнашу өчен 965 фәнни тикшеренүче мөрәҗәгать иткән. 91 илдән 476 тезис кабул ителгән. Нәтиҗәдә 108 фәнни мәкалә конгресста катнашуга лаек дип табылган. Кабул ителгән фәнни эшләр антропология, әдәбият, филология, мәгариф, фәлсәфә, хокук, икътисад, дин, элемтә, бизнес, архитектура, сәнгать, сәясәт, социаль сәясәт, социология, психология, тарих, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе буенча 20 утырышта тәкъдим ителде.

“Экспертлар тезис һәм мәкаләләрне җентекләп карадылар. Мин "Төркиядә татар диаспорасы эшчәнлеге" исемле чыгыш әзерләгән идем. Теманы Анкара һәм Искешәһәр татарларының туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне, татар зыялыларының исемен яшәтү һәм таныту буенча алып барган эшчәнлеге үрнәгендә ачтым”, - ди яшь галим.

Ул Төркия татарлары тормышына кагылышлы соңгы яңалык буларак, быел Төркиядә беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган "Татарча диктант-2019" белем бирү акциясе үтүен, биредәге татарларның аңа бик теләп кушылуларын әйткән.

“Милләттәшләребезнең Төркиядә туган телебезне яхшы дәрәҗәдә саклап кала алганнарын билгелщдем”, - ди Төркиядә белем алучы Татарстан кызы Айгөл Зара Кәбирова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100