news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Заманча сәнгать галереясында Александр Юртаев истәлегенә багышланган фотокүргәзмә ачыла

Аның эшләре "Очарованный миром" фотокүргәзмәсендә беренче тапкыр тәкъдим ителә

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген кичке 4 тә Татарстан Республикасының Заманча сәнгать галереясында Александр Юртаев истәлегенә багышланган "Очарованный миром" фотокүргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә А. Юртаевның эшләре беренче тапкыр урын алачак.

Александр Юртаев (1951–2013) — “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте”, РТ да ИТ-индустрия һәм TatCenter.ru интернет порталына нигез салучыларның берсе. Ул социаль челтәрләрне көйләү белән шөгыльләнгән. 15 елга якын ТР Министрлар Кабинетының, аннан соң ТР Президент Аппаратының мәгълүмати-аналитик идарәсенә җитәкчелек иткән.

 

А. Юртаевның фотосурәтләрендәге образлар барысы да сулый, сөйләшә һәм хәрәкәттә. Анда чәчәкләр, агачлар, бөҗәкләр, кошлар — һәркайсы тамашачыны үзенә җәлеп итәргә сәләтле.

Күргәзмә 28 нче августка кадәр эшләячәк, дәп хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100