news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны узды дип таныды

Парламенттагы урыннарның күбесен "Бердәм Россия" әгъзалары алды

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген узган утырышта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика сайлау округы һәм бер мандатлы 50 сайлау округы буенча V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларны узды дип таныды. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия 14 әгъзасыннан 13 е катнашты - "Гадел Россия" вәкиле Елена Лапшова, нигезле сәбәпләр аркасында, утырышка килә алмаган иде. 

 ТР Үзәк сайлау комиссиясе республика сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турындагы беркетмәне имзалады. Утырыш барышында комиссия әгъзалары бишенче чакырылыш республика парламентына 100 депутат сайлануны билгеләде. Аларның 50 се - сайлау округы буенча, алар арасында 47 се - "Бердәм Россия" һәм 3 се - КПРФ әгъзасы. Тагын 50 се бер мандатлы округ буенча сайланган, аларның 36 сын "Бердәм Россия", 1 сен ЛДПР күрсәткән, 13 е үз-үзләрен сайлауга тәкъдим иткән. 

"Без республика Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү буенча өч айлык марафонны тәмамлыйбыз", - диде ТР ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин зур эшләр башкарылуны ассызыклап.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100