news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар уңышлы узды һәм алар чынбарлыкка туры килә дип тапты

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларының гомуми нәтиҗәләрен раслады

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларының гомуми нәтиҗәләрен раслады.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар уңышлы узды һәм алар чынбарлыкка туры килә дип тапты. Бүген республиканың Үзәк сайлау комиссиясенең бөтен әгъзалары да тиешле беркетмәгә кул куйды. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына 100 депутат сайланган: 50се республика сайлау округы буенча һәм 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча.
“Республика парламентына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе тәмамланды. Бу компания тыныч, проблемаларсыз үтте”, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Анатолий Фомин сайлауларга нәтиҗә ясап. “Узган сайлаулар белән чагыштырганда, кандидатларның дәрәҗәсе күтәрелде. Сайлау кампаниясе дәвамында кандидатларның берсе дә төшеп калмады. Гаммәви мәгълүмат чараларында да агитация чоры уңышлы узды. Сәяси партияләр беренче тапкыр дебатларда катнашты. Дебатлар югары дәрәҗәдә үтте”, - дип ассызыклады ул.
Анатолий Фомин тавыш бирү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, “Бердәм Россия”нең 79,31 процент тавыш жыюын, КПРФ – 11,15 процент, «Гадел Россия» - 4,83 процент, ЛДПР – 3,08 процент булуын искә төшереп үтте. 7 процент чиген “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре генә үтә алды, алар депутат мандаты алачак. “Бердәм Россия” - 44 мандат, КПРФ - 6.
Сайлауларда 13 мең күзәтүче катнашты, шул исәптә халыкара күзәтүчеләр дә. 1 мартта сайлаулар көнендә республикада 2895 сайлау участогы эшләде. Аларның эшен 65 территориаль сайлау комиссиясе контрольдә тотты, 35енә округ сайлау комиссиясе функцияләре йөкләнелгән иде.
“Бөтен комиссияләр дә төгәл эшләде”, - дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Анатолий Фомин сүзләренчә, сайлау кампаниясе чорында төрле инстанция судларына 30га якын эш тапшырылды. Алар барысы да каралган. Гражданнардан 85 гариза алынган. “Сайлаулар” дип аталган дәүләт автоматлаштырылган система да төгәл эшләде, аның ярдәме белән без оператив мәгълүмат алу мөмкинлегеннән файдаландык”, - диде А.Фомин.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе очрашу ахырында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының яңа сайланган депутатларына вакытлыча бирелә торган таныклык тапшырды. “Бердәм Россия” партиясеннән Александр Гусев һәм Римма Ратникова (өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары), Валентина Липужина (өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы секретаре); КПРФтан – КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комитетының беренче секретаре Хафиз Миргалимов һәм Яшел Үзәннең «Лифт» ААҖнең генераль директоры Валентин Кострин әлеге таныклыкка ия булды.

Ә партия вәкилләре, үз чиратларында, республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларга югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерделәр.
“Татарстан сайлаучысының сәяси аң дәрәҗәсе югары һәм ул дөрес тавыш бирде. Авыр вакытларда үзен күрсәткән көчле хакимияткә ышаналар. Партия үз алдында торган җаваплылыкны аңлый һәм без гражданнар белән авыр вакытны үтәргә, кризисны җиңәргә тиеш”, - дип әйтте журналистларга Римма Ратникова.






news_right_1
news_right_2
news_bot