Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту планын раслады
40 меңнән артык кеше укытылачак
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе 2015 елда Татарстан территориясендә территориаль, участок сайлау комиссияләрен һәм участок комиссияләре составы резервын укытуны оештыру буенча чаралар комплексын расланды. Бу хакта комиссия сайтында хәбәр ителә.
Искәртеп узабыз: 2015 елның 13 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, республикада ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Укыту процессы ике этаптан тора, һәр муниципаль район һәм шәһәр округына барып укытудан гыйбарәт. 40 меңнән артык кеше укытылачак. Уку программасы лекцияләрдән һәм практик өлештән тора.
Укыту графигы республика территориясендә сайлаулар үткәрү срогын исәпкә алып төзеләчәк. Укуларның беренче этабы март-апрельдә башлана, икенчесе май-июньгә планлаштырылган.
Фотосурәт izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз