news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләре беркетмәләре формаларын раслады

Татарстанда 2019 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт Советына сайлау узачак.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаган вакытта сайлау комиссияләре тарафыннан төзелә торган беркетмәләр һәм җыелма таблицаларның формаларын раслады. Участок комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрендә QR-кодлар булачак. Әлеге карар ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 70нче утырышында кабул ителде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов шәрехләп үткәнчә, QR-код технологиясе тавышларны санау һәм сайлау нәтиҗәләрен билгеләү методикасында иң перспективалы инновацияләрдән исәпләнә.

«Ул участок сайлау комиссияләрендә йомгаклау беркетмәләрен төзегәндә хаталар җибәрмәскә һәм беркетмә мәгълүматларын «Сайлау» дәүләт автоматлаштырылган системасына керткәндә хата китүенә юл куймаска мөмкинлек бирә. Өстәвенә, тавыш бирүгә нәтиҗә ясау өчен дә вакыт сизелерлек кими», - дип ачыклык кертте Шаһиәхмәтов.

Утырышта шулай ук кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре арасында эфир вакытын бүлү буенча шобага салу тәртибе расланды.

Жирәбә 8 августтан да соңга калмыйча үткәреләчәк, ул теркәлгән кандидатлар һәм сәяси партияләрнең уртак агитация чаралары һәм сайлау алды агитация материалларының эфирга чыгу датасын һәм вакытын билгеләячәк. Гаммәви мәгълүмат чараларында агитация 10 августта башланып, 2019 елның 7 сентябрендә ноль сәгатьтә төгәлләнә.

  • 18 июльгә булган мәгълүматлар буенча, ТР Дәүләт Советына сайлауда республика сайлау округы буенча «Бердәм Россия», КПРФ һәм «Гадел Россия» сәяси партияләренең кандидатлар исемлеге теркәлгән, аларда 131 кандидат күрсәтелгән. Бермандатлы сайлау округлары буенча 296 кандидатның 138е теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100