news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чаллы шәһәре яшьләре белән очрашты

Очрашуда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына булачак сайлау кампаниясе мәсьәләләре каралды

(Чаллы, 26 февраль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе химаясында Яшь сайлаучы көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин Чаллыда “Яшьләр агитпоезды” старт алу чарасында катнашты һәм автошәһәр урамнарында яшьләр автоузышында катнашучылар белән очрашты.
Шулай ук очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы, Чаллы муниципаль берәмлегенең башкаручы комитет җитәкчесе урынбасары, җир һәм милекара мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Хәмит Бегишев, Чаллы Автозавод районыны Территориаль комиссия рәисе Анатолий Блощинский, Чаллы Үзәк районын Территориаль комиссия рәисе Азат Фәтхетдинов, шәһәрнең өч районы башлыклары катнашты.
Очрашуда республикада агымдагы елның октябрендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына булачак сайлау кампаниясе мәсьәләләре күтәрелде.
Аннары ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Ул “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясендә булды һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100