Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин яшь сайлаучыларның сорауларына җавап бирде
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин яшь сайлаучыларның сорауларына җавап бирде
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова) «Молодежь Татарстана» газетасы редакциясе ТР Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә яшь сайлаучылар өчен «кайнар линия» оештырган иде.
19 октябрьдән башлап бүгенгә кадәр яшьләрнең сайлауларга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сораулары 541-38-48 номерына һәм газетаның интернеттагы moltat.ru сайтына кабул ителде. Иң күп сораулар (40 ка якын) нәкъ менә сайт аша алынган. Бүген редакциягә аларга йомгак ясау өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин чакырылган иде. Ул моңа кадәр юлланган сораулар белән беррәттән, аралашу барышында телефон аша алынган яңа сорауларга да җавап бирде. Очрашуга «Молодежь Татарстана» газетасы белән даими элемтәдә торган кайбер студентлар да килгән иде. Алар да Анатолий Фоминга үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде.
Шунысы игътибарга лаек, телефон, интернет аша алынган, редакциядәге студентлар юллаган сорауларның күбесе охшаш. Әгәр студент тулай торакта яши икән, тавыш бирергә кая барырга тиеш? Әгәр тавыш бирергә бармасаң, сессиядән яки зачетан укытучылар төшереп калдырмасмы? Беренче тапкыр тавыш бирергә баручы яшьләр нинди документлар тәкъдим итәргә тиеш һ.б.
Тулай торакта яшәүче, ә даими теркәлү урыннары туган авылары һәм шәһәрләрендә булган студентларга Үзәк сайлау комиссиясе рәисе борчылмаска киңәш итә. Студентка теркәлгән җиреннән теркәлү урыныннан башка җирдә тавыш бирү таныклыгы алып килү җитә. Ул моның белән республикада гына түгел, илнең теләсә кайсы ноктасында тавыш бирә ала. Әгәр студентның аны алып килү мөмкинлеге булмаса, ул чагында тулай торак коменданты мондый студентлар исемлеген булдырып, аны территориаль комиссиягә тапшыра. Анда мондый студентлар буенча өстәмә сайлаучылар исемлеге төзелә.
«Студент яшьләрне куркытып, аларга басым ясау бер кысага да сыймый. Кешегә фикерне көчләп тагу агитация эшендә иң начар әйбер. Бигрәк тә бүгенге заманда», – дип саный Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Аның фикеренчә, сайлауларның ил тормышы өчен әһәмиятен аңлатырга гына кирәк. Актив яшьләр сәяси процессларда катнашудан беркайчан да баш тартмый.
Сорауларга җавап бирү барышында Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә үзенең беренче тапкыр сайлауга барганын исенә төшерергә дә туры килде. Ул сайлаулар ерак совет чорында калган. «Алар хәзергесеннән формасы белән дә, эчтәлеге белән дә нык аерыла иде. Дөресрәге ул референдум яки бер билгеле кандидатка тавыш бирү иде. Хәзерге сайлаулар бөтенләй башка. Кеше анда катнашып, хакимиятне формалаштыруга зур мөмкинлекләр ала», – ди Анатолий Фомин.
Шулай да хәзерге сайлауларны борчыган проблемалар кала әле. Шуларның берсе – кайсы сәяси көчкә күбрәк ышанырга? Ул очрашуда катнашкан студентларны да борчый: сайлаулар алдыннан кандидатлар бик актив, ә ыгы-зыгы артта калгач, инде депутат булгач, биргән вәгъдәләр үтәлми. Алданмас өчен сайлаучыга нәрсә эшләргә? Анатолий Фомин белдергәнчә, сүзгә түгел, ә ил, республика, яшьләр өчен конкрет гамәлләр кылган сәяси көчләргә нык игътибар бирергә кирәк. Бу бүгенге көндә сайлаучы өчен кандидатка бәя биргәндә төп кретерий булып кала. « Алдагы еллардан килгән гадәт буенча кемнеңдер әйтеп җибәргәнен көтәбез. Шуны истә тотарга кирәк: һәр гамәл кылганда да үзеңә иң яхшы киңәшче син бары үзең генә була аласың. Без үзебезне дә, яшьләрне дә шуңа өйрәтергә тиешбез. Сайлауларның периодик эзлелелектә узуы кешене акрын гына үзенә хакимият сайларга өйрәтә», ди Анатолий Фомин.
Әңгәмә барышында бюллетеньнәрне санау тәртибенә кагылышлы сораулар да алынды.
Билгеле булганча, Россиядә сайлау процессы автоматлаштырылган. Тавыш бирүләрдә федераль дәүләт автоматлаштырылган системасы 1995 елдан бирле кулланылып килә һәм функцияләрен киңәйтә бара. Хәзерге вакытта ул РФ, өлкә, республикалар Үзәк Сайлау комиссияләрендә һәм территориаль сайлау комиссияләрендә актив кулланыла. Билгеле булганча хәзерге вакытта Татарстанда 65 территориаль сайлау участогы формалашкан. Аларның барысында да бу система кулланыла. Әмма әлегә аны участок сайлау комиссияләрендә ( 1-8 ноябрь аралыгында республика террриториясендә шундый 2901 комиссия формалашачак) кулланышка кертү өчен финанс мөмкинлекләре юк. Анатолий Фомин фикеренчә, якындагы биш елда бу мәсьәлә чишелеш табарга – һәр сайлау участогында бюллетеньнәр санау җайланмасы куелып, алар гомуми федераль челтәргә тоташтырылырга тиеш.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп узганча, 2 декабрьдә узачак Дума сайлауларында 11 сәяси партия катнашачак. Татарстаннан бу партия исемлекләре буенча 70 кә якын кандидат күрсәтелгән. Алар өчен агитация башланырга 1 айлап кына вакыт калып бара. «Бу агитация чоры алдагы еллар белән чагыштырганда тынычрак узар кебек күренә. 4 ел элек кенә аерым кандидатлар арасында көчле бәхәсләр бара, кайбер очракларда судлашуга кадәр барып җитәләр иде. Хәзер мондый әйбер юк. Партияләр төп игътибарны сайлаучы белән эшләүгә бирә», – ди Анатолий Фомин. Бүгенге көндә Татарстанда сайлау хокукы булган 2 млн. 753 мең граждан исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз