news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Морозовны Думага өстәмә сайлауларда кандидат итеп теркәде

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов «Бердәм Россия» партиясе үткәргән алдан тавыш бирүдә җиңде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Морозовны Думага өстәмә сайлауларда кандидат итеп теркәде
ТРО ВПП «Бердәм Россия» мәгълүмат үзәге

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе сенатор Олег Морозовны Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда кандидат сыйфатында теркәде. Шул хактагы карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

«Кандидат тарафыннан тәкъдим ителгән документлар федераль закон, шулай ук РФ Үзәк сайлау комиссиясе хокукый актлары таләпләренә туры килә», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова.

Ул билгеләп үткәнчә, кандидатның документлары гамәлдәге закон нигезендә тикшерелгән. «Тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук дәүләт органнарыннан килгән җаваплар кандидатны тәкъдим итү тәртибенең федераль закон таләпләренә туры килүе турында сөйли», - дип искәртте Борисова.

news_right_1
news_right_2
news_bot