news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларга «Мобиль сайлаучы» сервисын башлап җибәрде

29 июльдән территориаль сайлау комиссияләрендә яки дәүләт хезмәтләре федераль порталында факттагы урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирергә мөмкин.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларга «Мобиль сайлаучы» сервисын башлап җибәрде
Татар-информ архивы

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстанда «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. Бу исә республика халкына сайлауларда алар өчен уңайлы булган теләсә кайсы сайлау участогында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көннән 8 августка кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә яки дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша үзең булган урында тавыш бирү турында гариза бирергә мөмкин. Участок сайлау комиссияләре мондый гаризаларны кабул итүгә 2 сентябрьдән кушылачак.

«Мәсәлән, сез Казанда эшлисез, ә Татарстанның бер районында исәптә торасыз. Тавыш бирүдә катнашу өчен, сезгә алдан ук сезне факттагы урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк», - дип шәрехләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар Мәскәүдә булса да, тавыш бирүдә катнаша ала. Моның өчен алдан гариза язарга һәм РФ башкаласындагы цифрлы участокларның берсенә килергә кирәк.

Татарстанда көзге тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә узачак. Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән. Республикада бер үк вакытта 4 сайлау кампаниясе: ТР Президентын, җирле хакимият органнарына депутатлар, шулай ук ике сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100