news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе делегациясе Кырымнан кайтты

Татарстанлылар Кырым халкына КР Дәүләт Советына һәм муниципаль сайлауларга әзерләнергә ярдәм иткән

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген комиссия утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова ТР ҮСК делегациясенең Кырым Республикасына сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде.

Кырым Россия сайлау законнарына күчә,  РФ Үзәк сайлау комиссиясе исә федерациянең башка субъектлары комиссияләренә коллегаларга ярдәм итәргә йөкләде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе төркеме 9-15 нче июльдә КР Бакчасарай районында булды, анда ул Бакчасарай территориаль сайлау комиссиясенә гамәли һәм методик ярдәм күрсәтте. Бердәм сайлау көнендә - 14 нче сентябрьдә - Кырымда ике дәрәҗә депутатлар сайлавы була: КР Дәүләт Советына һәм муниципаль районнарга.

“Әлегә аларда Югары Рада һәм Югары совет сайланганда сайланган депутатлар, һәм шуңа күрә аларга берәр карар кабул итүе авыр”, - дип ачыклык кертте Каменькова.

Кырымда сайлаулар катнаш система буенча узачак, дип хәбәр итте ул. Республика парламентына 100 депутат сайланачак: 75 – партия исемлеге буенча, 25 – бер мандатлы округ буенча. Округларның берсе – Бакчасарай районы. Үткән референдум мәгълүматы буенча, монда сайлаучылар саны – 74 мең кеше.

Бакчасарай районында муниципаль сайлаулар була, анда 22 депутат сайланачак: яртысы - партия исемлеге буенча, яртысы – бер мандатлы округ буенча. Шул ук вакытта 17 авыл җирлегендә 170 депутат сайланачак, бер мандатлы округта - 10ар депутат.

“Муниципаль сайлаулар схемасы Татарстанныкына охшаш. Соңыннан бу депутатлардан 2 депутат Бакчасарай районының гомуми Советына җибәрелә”, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова.

Хәзерге вакытта Кырымда сайлауларга әзерлек бара. Быел майда территориаль сайлау участоклары оештырылган. Кырымда сайлауларда 11 партия катнаша. Кандидатлар тәкъдим итү процессы дәвам итә.

Кырым халкының Россия законнарына күчү белән бәйле проблемалары бар. Монда беренче тапкыр вакытыннан алда тавыш бирүләр булачак, шулай ук сайлаучылар исемлеге белән кыенлыклар туарга мөмкин, дип саный В.Каменькова.

“Кешеләрнең йөзләре ачык. Анда яхшы кешеләр, хезмәт сөючеләр эшли. Алар Россия составына керүләренә шат”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot