news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе "Бердәм Россия"нең эфир вакытын компенсацияли

Үз утырышында комиссия эшче төркемнең эфир вакыты күләмен исәпләү нәтиҗәләрен билгеләү карарын тикшергән

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе ноябрь аенда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең эфир вакытын компенсацияләргә карар иткән. Бу хакта комиссиянең сайтында әйтелгән.

Үз утырышында комиссия эшче төркемнең бер календарь ай дәвамында ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән парламент партияләренең эшчәнлеген яктыртуга сарыф ителгән эфир вакыты күләмен исәпләү нәтиҗәләрен билгеләү карарын тикшергән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ноябрь аенда  "Бердәм Россия" партиясенең 13 минут 47 секунд телевидение һәм 5 минут 55 секунд дәвамында радио эфирын компенсацияләү турында карар чыгарган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot