Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Ютазы районының яңа прокуроры билгеләнгән
РФ Генераль прокуроры боерыгы белән әлеге вазыйфага Тимур Фатыйхов билгеләнгән
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Урыссу бистәсендә республика прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Ютазы районының яңа прокурорын тәкъдим итәчәк. РФ Генераль прокуроры боерыгы белән әлеге вазыйфага Тимур Фатыйхов билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Тимур Модест улы Фатыйхов 1984 нче елның 8 нче июлендә Казанда туган. “Юриспруденция” белгечлеге буенча КДУ юридик факультетының читтән торып уку бүлеген тәмамлаган.
2006 нчы елның 5 нче июнендә прокуратура органнарына эшкә алынган. 2012 нче елның июленнән оператив-эзләү эшчәнлеге производствосын күзәтү буенча бүлек башлыгы урынбасары вазыйфасын үтәгән.
1 класслы юрист. Өйләнмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз