ТР Ютазы районы башлыгы отставкага китте
Аның белән бергә башкарма комитет җитәкчесе вакәләтләре гамәлдән чыгуын игълан итте
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген Ютазы муниципаль районы Советы депутатлары чираттан тыш утырышта район башлыгы Алмас Сәхаповның отставкага китүен хуплады.
Сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышта депутатлар Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Кукунинның да отставкага китүен хуплады.
Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфалары башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Шәйдуллинга тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.