news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР юстиция министры Мидхәт Корманов еллык эшчәнлеккә хисап тотты

Министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгаклары һәм 2010 елга куелган бурычлар буенча киңәйтелгән утырышы булды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

 Төп доклад белән чыккан юстиция министры Мидхәт Корманов хисабында, министрлык узган елны ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасы бурычларын һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ТР Хөкүмәтенең комплекслы планын үтәүдә, пландагы аерым чараларны башкаручы буларак, һәр пунктның тулысынча үтәлешен тәэмин итте, диде.

Министр республиканың дәүләт хакимияте башкаручы органнарының хокукый тәэмин ителеш, закон чыгару һәм башка нормалар билгеләү эшчәнлеген координацияләү, шулай ук, республикада муниципаль норматив хокукый актлар регистры формалашу һәм норматив хокукый актлар бердәм банкы эшен алып бару һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Аерым алганда, план буенча былтыр ТР Министрлар Кабинеты ТР Дәүләт Советында республиканың 9 һәм федерациянең 4 закон проектларына карата закон чыгару инициативасы субъекты буларак чыккан булган. Статистик мәгълүматлар исә түбәндәгене сөйли: ТРның 4 законы кабул ителгән, 1 закон ТР Президентына кул куярга тапшырылган, 2се планнан алынган, 2се әлегә ТР Дәүләт Советында һәм ТР Прокуратурасында эш режимында, 3 федераль закон проекты ТР Дәүләт Советында һәм 1 закон РФ Дәүләт Думасына кертелгән.

Болардан кала, ТР башкаручы хакимият органнары тарафыннан әзерләп, ТР Министрлар Кабинетына планнан тыш тагын 58 закон проекты кертелгән.  
 
Хәзерге вакытта регистрга кертеләсе 10 меңнән артык муниципаль акт өйрәнеп эшкәртелде, шуларның 7 мең чамасы регистрга кертелде. Узган елны бердәм банкка дип бирелгән барлыгы 4 меңгә якын документ өйрәнелеп, шулардан кәгазьдәге 2,5 меңнән күбрәк хокукый акты бердәм банкка кертелде, дип белдерде М.Корманов. Болардан тыш, республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан дәүләт теркәлүенә 328 акт (2008 елда – 276) кабул ителгән, аларның 235е (2008дә – 165е) теркәлгән, ә 58е эшләп бетерү өчен кире борылган, 43е исә теркәлүгә мохтаҗ түгел дип табылган һәм 4 акт, законга каршы килгәнлектән, бөтенләй кире кагылган.

Республиканың юстиция министры хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар, иҗтимагый хөкемдарларның (мировые судьи) эшчәнлеген матди-техник яктан, иҗтимагый хөкемдарлар аппаратын кадрлар һәм финанс яктан тәэмин ителеш һ.б. мәсьәләләр дә коллегия утырышында кузгатылды.

ТР Юстиция министрлыгы белән закон  проектлары һәм Президент указлары әзерләүдә, эшкәртүдә хезмәттәшлектә булган ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Марат Сафиуллин утырышта сүз алып, бергәләп барлыгы 134 норматив-хокукый акт эшкәртелде, диде һәм аларның һәммәсенә аерым-аерым тукталды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100