news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Юстиция министрлыгында закон чыгару өлкәсендә бурычлар билгеләделәр

Казанда ТР Юстиция министрлыгының коллегия утырышы узды

(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген ТР Юстиция министрлыгында узган коллегия утырышында Татарстанның 2009 елдагы закон чыгару өлкәсендәге бурычлары һәм кичектергесез хәл итүне таләп итүче проблемалар хакында фикер алыштылар. Утырышны ТР юстиция министры Мидхәт Корманов үткәрде.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров хәбәр иткәнчә, 2009 елның 24 декабрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2010 елга закон проекты эшләренең якынча планы расланды. ТР Министрлар Кабинетына 2010 елда ТР Дәүләт Советы каравына 11 закон проекты тапшыру бурычы йөкләнде, аларның икесе 2010 елның беренче кварталында тапшырылырга тиеш. Моннан тыш, 2009 елның 28 декабрендә “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салуның нигезләре турында”гы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинеты ТР Дәүләт Советының 2010 елдагы закон проектлары эшләре планына “Татарстан Республикасында сәүдә эшчәнлеге турында”гы тагын бер закон проекты кертергә тәкъдим итте.
“Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинетына “ТР авария–коткару хезмәтләре һәм авария–коткару берләшмәләре хакында” ТР Законының 2 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты тапшырылган инде. “ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы икенче закон проекты хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты тарафыннан каралды, комитет карары нигезендә ул ТР Прокуратурасы белән килештерүгә җибәрелде. Хәзерге вакытта 2010 елның икенче кварталына планлаштырылган “ТР мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру хакында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты эксперт советы әгъзалары каравына тапшырылды”, – диде Сергей Столяров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100