news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк

Консультацияләрне республика министрлыклары, идарә вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар уздырачак.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). 27 апрельдә ТР Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итә республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Консультацияләрне Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Росреестр идарәсе, ТР буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы, ТР Юстиция,Сәламәтлек саклау, Хезмәт, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, Төзелеш министрлыклары, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Казанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Казан Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар уздырачак.

Юридик ярдәм күрсәтү 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыкларының Дуслык йортында оештырылачак. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт, к. 1. Белешмәләр өчен телефон: (843)223-02-13.

news_right_1
news_right_2
news_bot