news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Юстиция министрлыгында күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы закон проекты каралды

ТР Юстиция министрлыгында күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы закон проекты каралды
Фото: ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстанда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын саклап калуга юнәлдерелгән закон проекты турында республика Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советының эш төркеме утырышында фикер алыштылар. Утырышны юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.

Закон проекты өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гражданнарга, шул исәптән тәрбиягә алынганнарга да кагыла. Ярдәм чаралары алу өчен балаларның яше – 18 яшькә кадәр, ә көндезге формада укысалар, балачактан инвалид яки махсус хәрби операциядә катнашсалар – 23 яшькә кадәр.

Закон проекты социаль ярдәмнең түбәндәге чараларын саклап калуны күздә тота:

– өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты билгели торган исемлек буенча дарулар белән түләүсез тәэмин итү;

– торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия, торак фонды төренә карамастан, гаиләнең һәр әгъзасына бирелә;

– коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының билгеләнгән куллану нормативлары чикләрендә 30 процент күләмендә субсидия, ә үзәк җылытусыз йортларда яшәүче гаиләләр өчен компенсацияне халыкка сату нормалары чикләрендә ягулык бәясеннән чыгып исәпләү.

– ата-аналарның берсенә гомуми белем бирү оешмасында белем алучы баласын йөртү өчен айлык субсидия. Аның күләме 120 сум тәшкил итәчәк. Түләү укуны тәмамлаганчы бирелә, ләкин бала 23 яшькә җиткәнче.

Закон проектының аерым нигезләмәсе махсус хәрби операциядә баласын югалткан гаиләләргә кагыла. Бу очракта санап үтелгән ярдәм чараларына хокук гаиләдә өлкән балага 23 яшь тулганчы сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot