news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР юл хуҗалыгын финанслауга былтыр 33 миллиард сум акча тотылган

Барлык программалар буенча да төзелеш-монтаж эшләре тулы күләмдә башкарылган

(Казан, 27 января, «Татар-информ»). ТР юл хуҗалыгын финанслауга былтыр 33 миллиард сум акча тотылган. Аларның 21 миллиард 722 миллионы - республика бюджетыннан, 411 миллион сумга якыны - ТР гомумкулланылыштагы юлларда юл эшләре программаларын тормышка ашыруга бүленгән федераль бюджет субсидияләре. 

Моннан тыш, федераль бюджеттан 10 миллиард 258 миллион сум акча Татарстан территориясе аша автомобиль юллары һәм алардагы ясалма корылмаларны төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тотуга бирелгән. ТР бюджетыннан бүленгән 80 миллион сум акча "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" ярдәмче программасы һәм башка чараларны тормышка ашыруга тотылган. 850 миллион сум муниципаль юл фондлары акчалары хисабына җирле гомум кулланылыштагы юлларны карап тотуга бүленгән. 

Барлык программалар буенча да төзелеш-монтаж эшләре тулы күләмдә башкарылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.                  

news_right_1
news_right_2
news_bot