Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР ЮХИДИ идарәсе: “Кышын һәр бишенче юл-транспорт һәлакәте урынында урам-юл челтәрен җитәрлек дәрәҗәдә карап тотмау факты ачыклана”
Барыннан да элек, җәяүлеләр зыян күрә
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Көз-кыш чорында Татарстан юлларында һәлакәтләр саны артуның төп сәбәбе - хокукый нигилизм һәм урам-юл челтәрен җитәрлек дәрәҗәдә карап тотмау, дип саный ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.
“Статистикадан күренгәнчә, көз-кыш чоры җитүгә, һәр бишенче юл-транспорт һәлакәте урынында урам-юл челтәрен җитәрлек дәрәҗәдә карап тотмау факты ачыклана”, - дип белдерде ул бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында.
Һава торышы үзгәрү, барыннан да элек, җәяүлеләр куркынычсызлыгына йогынты ясый. Шулай итеп, агымдагы елның августында республикада 37 җәяүлене машина бәрдерсә, сентябрьдә – 65. “Кызганычка каршы, мондый тенденция саклана. Һава торышыннан тыш, ул машиналар агымы арту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тулысынча үтәмәү, шулай ук җәяүлеләр юлының торышы белән бәйле”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.
Ел башыннан алып, республикада барлыгы 365 кешене машина бәрдергән, нәтиҗәдә 18 кеше үлгән һәм 364 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. “Бу машина йөртүчеләр ягыннан хокукый нигилизм белән бәйле. Шулай ук җәяүлеләр өчен чыгу юлының күренмәү факторы да бар”, - дип ассызыклады ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, мондый аварияләр Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында еш була. Җәяүлеләр юлын төзекләндерү һәм аларда сары-яшел фонда махсус юл билгеләре куюга карамастан, бүген бу вәзгыять Алексеевск һәм Апас районнарында гына сизелерлек үзгәргән. Шулай ук Түбән Кама һәм Чаллыда өлешчә үзгәрешләр бар. Ә Зәй, Лаеш, Кама Тамагы һәм Ютазы районнарында яңа билгеләрне кую бик сүлпән бара, яки бөтенләй куймыйлар. “3,5 мең җәяүлеләр юлының өчтән бер өлеше яңа билгеләр белән тәэмин ителмәгән”, - диде Р. Миңнеханов.
Гомумән, ел башыннан алып, республикада 4 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 453 кешенең гомере өзелгән, 5121 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Татарстанның 17 мунициаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарыла торган эшләр канәгатьләнерлек түгел, дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз