news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Югары судында “Жилка” оештырылган җинаять төркеме эшен тыңлау дәвам итә

ТР Югары судында “Жилка” оештырылган җинаять төркеме эшен тыңлау дәвам итә

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген ТР Югары судында “Жилка” оештырылган җинаять төркеме әгъзалары эше буенча суд утырышы дәвам итте. Утырышта дәүләт гаепләүчесе эшләре материаллары укылды, якларның фикер алышуына әзерлек булды.

Элек хәбәр ителгәнчә, “Жилка” төркеме буенча суд 2004 елның сентябрендә башланды. Аның әгъзалары РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе, шул исәптән җинаять төркеме һәм нәтиҗәдә 25 кешенең үлеменә китергән 19 үтерү эпизоды оештыру буенча гаепләнә. Гаепләнүчеләр арасында элек хөкем ителгән 9 кеше белән бергә 16 кеше бар.

Август башында ТР Югары судында “Жилка” ОҖТнең җинаять эше буенча присяжный утырышчылар коллегиясенең бердәм хөкеме игълан ителгән иде. Кулга алынучылар барлык гаепләү эпизодлар буенча да гаепле табылды.

Бүген утырыш барышында эшнең яңа материаллары укылды. Гаепләнүчеләр хокук бозулар вакытында үзләренең акыллары сау булуын таныды. Хәзерге вакытта аларның берсе генә дә психоневрологик диспансерларда хисапта тормый. Суд-медицина экспертлары гаепләнүчеләрнең берсе генә – Краснов – наркоманиядән дәвалануга мохтаҗ, дип билгеләгән.

“Жилка” оештырылган җинаять төркеме эше буенча алдагы утырыш 12 сентябрьдә узган иде. Тыңлаулар адвокат авыру сәбәпле туктатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot