news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Югары судьясы Ринат Камалетдинов мактаулы отставкага китте

Югары судта ул 2004 елдан бирле эшләгән иде

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Югары судьясы Ринат Камалетдинов мактаулы отставкага китте, дип хәбәр ителә ТР Югары суды сайтында.


Ринат Камалетдинов суд системасында эшчәнлеген 1997 елдан Яшел Үзән шәһәре судында судья буларак башлый. 2004 елда республиканың Югары судына судья итеп билгеләнә. Ул беренчел инстанция буенча катлаулы җинаять эшләрен карый. 2011 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелә.

Аны мактаулы отставкага озатырга дип судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре килде. Аның исеменә бик күп җылы сүз һәм теләкләр әйтелде. Җавап сүзендә Ринат Камалетдинов җыелганнарга рәхмәт белдерде һәм күңеленә якын Югары судны онытып бетермәскә вәгъдәләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot