news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Югары суды хатын-кызны этләре талап үтергән база хуҗасының хөкемен үзгәртте

Татарстан Республикасы Югары суды Самосыровода хатын-кызны этләре талап үтергән Иосиф Лившиц эше буенча апелляцияне карады. Элегрәк Казанның Совет районы суды аны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепле дип тапкан һәм 1 ел һәм 10 айга иреген чикләүгә хөкем иткән, ике ел ярымга этләр үрчетү һәм тоту эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйган. Шулай ук аны өч зыян күрүче файдасына икешәр миллион сум түләргә мәҗбүр иткәннәр.

Соңрак Лившиц хөкем карарына шикаять биргән. Югары суд Лившиц шикаятен өлешчә канәгатьләндерде һәм һәлак булучының туганнарына мораль зыян компенсациясе күләмен киметте. Хөкем ителүче иренә һәм әнисенә – 1 млн сум, ә сеңлесенә – 500 мең сум түләячәк.

2024 елның 9 ноябрендә 17 эт промбаза территориясеннән чыга һәм Жанна Хөсәеновага һөҗүм итә. Константиновкада яшәүче хатын күп санлы яралардан һәм тешләүләрдән үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot