Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Югары суды “Дальний” полиция бүлегенең элеккеге ике хезмәткәренең кассацион шикаятьләрен канәгатьләндермәде
Судның аларны сак астында тоту вакытын озайту турындагы карары үзгәрешсез калган
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Югары суды “Дальний” полиция бүлегенең элеккеге ике хезмәткәренең кассацион шикаятьләрен канәгатьләндермәде. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә судның матбугат-секретаре Наталья Лосева хәбәр итте.
“Дальний” ПБ җинаять эзләү бүлегенең элеккеге башлыгы Айнур Рахматуллин һәм хезмәткәре Рамил Әхмәтҗанов Казанның Вахитов районы судының аларны сак астында тоту вакытын озайту: Рахматуллинга – 11 нче февральга кадәр, Әхмәтҗановка – 11 нче мартка кадәр - турындагы карарын гамәлдән чыгаруны сорадылар.
Якларның дәлилләрен тыңлаганнан соң, ТР Югары суды гаепләнүчеләрнең шикаятьләрен канәгатьләндермәде, ә Казанның Вахитов районы суды карарын үзгәрешсез калдырды.
Элек хәбәр ителгәнчә, “Дальний” ПБдә тәртип бозулар турында җинаять эше буенча тикшерү вакыты 2013 нче елның 13 нче мартына кадәр озайтылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз