Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Югары суды "Дальний" полиция бүлеге элеккеге хезмәткәрләре шикаятьләрен карауны кичектерде
Утырышны кичектерүне элеккеге оперативникларның яңа адвокатлары сораган
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Югары суды "Дальний" полиция бүлеге элеккеге хезмәткәрләренең яңа адвокатлары Казанның Идел буе районы суды карарына бәйле апелляция шикаятьләрен карауны кичектерү турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Бу хакта бүген Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә.
Хөкем ителүчеләрнең адвокатлары эш материаллары белән танышып бетмәү сәбәпле, эшне карауны кичектереп торырга сораган. Нәтиҗәдә, республика Югары суды процессны 2014 елның 17 декабренә күчергән.
Искәртеп узабыз: 2014 елның 16 июнендә Казанның Идел буе районы суды "Дальний" полиция бүлегенең элеккеге оперативниклары вазифаи җинаятьләрдә гаепле дип тапты. Аларның һәркайсы үз вазифасына бәйле рәвештә, вәкаләтләрне арттыру; көч кулланып вәкаләтләрне арттыру; аңлы рәвештә, кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнгән иде.
Полицейскийлар колоние-поселениедә 2 елдан алып катгый режимлы колониядә 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.
Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен танымаган һәм Татарстан Югары судына аппеляция шикаяте юллаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз