news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Югары суды «АС менеджмент» компаниясенең 400 объектына арест салуны законлы дип таныды

Объектларга “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын турындагы эшне тикшерү кысаларында арест салынды

  (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Югары суды «АС менеджмент» идарәче компаниясе вәкиленә Совет районы суды компаниянең күчемсез милкенә арест салу турындагы карарына шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты. Компаниянең Директорлар советы рәисе бу эш буенча гаепләнүче - Алексей Семин.

“Компания шикаяте канәгатьләндерелмәгән, район суды карары үзгәрешсез калган”, - дип белдерде ТР Югары суды консультанты Елена Коваль.

Идарәче компаниянең Россия Федерациясе территориясендәге 400 дән артык күчемсез милек объектына һәм җир участокларына арест салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot