Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Җыр һәм бию ансамбле «визит карточкасы»ның нинди хәлдә яшәвен күрсәтте
ТР Җыр һәм бию ансамбле үзенең репетицияләрен 110 кв.метрлы залда уздыра. «Бер залда биючеләр, җырчылар һәм оркестр җыелгач 80 кеше булабыз. Миңа басып торыр урын калмагач тәрәзә төбенә менеп басам», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов «Татар-информ» хәбәрчеләренә бина буйлап экскурсия ясаганда.
Республиканың визит карточкасы булган ансамбль республика күләмендә мәдәният объекты булган бинада эшли. Биредә соңгы тапкыр ремонт 1998 елда булган.
Ансамбль җитәкчелеге «Татар-информ» хәбәрчеләренә бинаның чардагыннан башлап подвалына кадәр эксклюзив экскурсия үткәрде.
«Хәлебезне җитәкчелек аңлый. Хатлар язып торабыз. Əмма хәтта бу бинага капиталь ремонт та проблеманы тулысынча хәл итә алмас, безгә бирегә сыешу авыр», – ди ансамбль директоры Юрий Жуков.
Коллектив киләчәктә республиканың визит карточкасы булган ансамбль өчен махсус бина салыныр дип хыяллана. Əмма әлегә алар түбәне алыштырсалар да бик риза булырлар иде.
ТР Дәүләт Советы утырышларының берсендә депутат һәм актер Рамил Төхфәтуллин ансамбль бинасына ремонт соралуын, ансамбльнең бинага сыймау проблемасын күтәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз