news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Язучылар берлеге әгъзалары һәм татар артистлары Тукай каберенә чәчәкләр салды

Бүген Казанның Яңа татар бистәсендә татар халкының күренекле шәхесләре шагыйребез Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның Яңа татар бистәсендә татар халкының күренекле шәхесләре шагыйребез Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Алар арасында ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Язучылар берлеге әгъзалары – Татарстанның халык шагыйрьләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары - Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Тукай иҗатын өйрәнүчеләр – филология фәннәре докторы, Тукай иҗатын өйрәнү җәмгыяте рәисе Хатыйп Миңнегулов, Г.Тукай әдәби музее директоры Рәмис Аймәт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары бар иде.
Тукай әдәби музее директоры Рәмис Аймәт “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, чәчәкләр салу тантанасыннан соң, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов, “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан Тукай рухына дога укыдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot