Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Яшьләр парламентында бюджет өлкәсендәге яшь хезмәткәрләр турында закон әзерләделәр
ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль мәсьәләләр комиссиясе «Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе учреждениеләренең яшь белгечләре турында» махсус закон проектын тәкъдим итте. Бу хакта төбәкнең Яшьләр парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль мәсьәләләр комиссиясе рәисе урынбасары, Әлмәт районы вәкиле Риман Сабуров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача яше 45 яшьтән артык, ә «яшь белгечләр арасында кадрлар алмашынуы беренче елда 65 проценттан узып китә».
Яшьләр активисты фикеренчә, әлеге мәгълүматлар «бу учреждениеләргә һәм алардагы яшь белгечләргә игътибар һәм ярдәмнең әһәмияте турында сөйли».
Документ авторлары инануынча, законны кабул итү яшь белгечләр өчен бюджет өлкәсендә эшкә урнашуның җәлеп итүчәнлеген арттыруга китерәчәк.
Моннан тыш, алар эшкә урнашканнан соң беренче өч елда яшь кадрларның эштән китүен киметүгә һәм укулары тәмамланганнан соң эшкә урнашу вакытын кыскартуга ирешергә өметләнә.
ТР Яшьләр парламенты әгъзалары закон проектын хуплады. Хәзер ул Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетына тапшырылачак.
Әгәр закон проекты кабул ителсә һәм аның авторлары көткән нәтиҗәне бирсә, бу «Кадрлар» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз