Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Яшьләр эшләре буенча министрның яңа урынбасары билгеләнде
Владислав Усанов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары вазифасына билгеләнде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Усанов министрлыкта 2005 елда эшли башлаганнан бирле яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора. 2013 елдан башлап ул җитәкче вазифалар башкарды. Ул яшьләр оешмалары белән эшләүне, министрлыкның дәүләт программаларын тормышка ашыруны, шулай ук яшь буынның һөнәри һәм иҗади яктан үсеш мәсьәләләрен контрольдә тотты.
Усановның вазифага керешүе турындагы документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз