Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Халыкара балалар көнендә төрле чаралар үткәрергә ниятли
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Халыкара балалар көнендә төрле чаралар үткәрергә ниятли
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 1 июнь – халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы төрле чаралар үткәрергә җыена.
Министрлыкның мабугат хезмәте хәбәр итүенчә, Черек Күл буенда иртәнге 9 сәгать 30 минутта балалар иҗтимагый оешмалары һәм балалар хәрәкәте мәйданчыклары эшләячәк. Балалар йортлары сабыйлары өчен “Ю. Жолио-Кюри” теплоходында сәяхәт оештырыла. Шушы ук вакытта Үзәк стадионда спорт бәйрәме узачак, аның кысаларында мини-футбол, стрит-баскет һәм башка уеннарда күңел ачарга мөмкинлек тудырыла.
“Спортка гашыйк Казан дусларын каршы ала” бәйрәменең тантаналы ачылышыннан соң, ата-ана назыннан мәхрүм булган ятим балалар арасында Идел буе федераль округының мини-футбол буенча бөтенроссия ярышларының II этабы узачак. Аннан соң ИФО ның “Безнең сайлаган юл – спорт һәм сәламәтлек” спорт фестивале үткәрелә. “Изгелек әләме астында” шигаренә нигезләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында, футбол матчы уздыру да планлаштырыла. Матчта катнашучылар шулай ук гала-концертта да чыгыш ясаячак.
Биектау районының “Байтик” лагерендә 12-18 сәгатькә кадәр балалар оешмалары активы слеты оештырыла. Ә көндезге 14 сәгатьтә министрлыкның конференц-залында “Созвездие-Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре стипендияләр белән бүләкләнәчәк. Мәдәни чаралар программасында, М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында, Бәйрәм көне уңаеннан, балалар йортлары нарасыйлары һәм балалар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре өчен концерт узачак. Биредә “Бәхетле балачак” балалар үзәге концерты булуы да ниятләнә.
1 июнь көнне ТР Балалар оешмалары советының “Кечкенә дуска бүләк” республика акциясенә нәтиҗәләр ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз