news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы студентлар өчен юл йөрү билетлары кертү мәсьәләсен караячак

Хәзер министрлыкта башка төбәкләрдәге тәҗрибәне анализлыйлар, профиль ведомстволар, студент берләшмәләре белән әлеге проблема хакында фикер алышалар.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы студентлар өчен юл йөрү билетлары кертү мәсьәләсен караячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов студентлар өчен юл йөрү билетлары кертү мәсьәләсен карарга вәгъдә итте. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта язма калдырган.

Транспортта 50 тапкыр бару хокукын бирә торган 750 сумлык юл йөрү билетларын гамәлдән чыгарганнан соң, студентлар өчен бу мәсьәлә аеруча кискен төс алды, дип искәртте ведомство башлыгы.

«Мондый вазгыятьтә аларның мәнфәгатьләрен яклау, һичшиксез, безнең өстенлек. Шуның белән бергә, бу мәсьәлә җентекләп өйрәнүне таләп итә. Хәзер без башка төбәкләрдәге тәҗрибәне анализлыйбыз. Профиль ведомстволар һәм студент берләшмәләре белән әлеге проблема хакында фикер алышканнан соң, якын көннәрдә республика җитәкчелегенә бу уңайдан үз тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез», - дип белдерде Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot