news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР яшь галиме - Яшьләрнең II Бөтенроссия инновация Конвенты җиңүчесе
Бөтенроссия инновация Конвенты финалына төбәк, округ һәм федераль дәрәҗәдә сайлап алу этапларын уңышлы узган 12 яшь галим чыккан иде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның яшь галиме Марат Мөхәммәдьяров Яшьләрнең II Бөтенроссия инновация Конвенты җиңүчесе булды.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Конвентның республика этабына Татарстан яшьләре 47 проект тәкъдим иткән булган. Иң яхшы 3 проект октябрь ахырында Түбән Новгородта округ этабында катнашкан. Бөтенроссия инновация Конвенты финалына төбәк, округ һәм федераль дәрәҗәдә сайлап алу этапларын уңышлы узган 12 яшь галим чыккан. Шулар арасында ике Татарстан егете - Марат Мөхәммәдьяров белән Андрей Грачев та бар. Беренчесенең проекты Нейродегератив авыруларны (Альцгеймер, Паркинсон һ.б.) дәвалауның яңа ысулын эшләү, икенчесенеке- түбән сыйфатлы агачны сыек ягулыкка эшкәртү өчен мобиль җайланмалар җитештерүгә кагыла. Финалда бәхет Казан дәүләт медицина университетының яшь галименә елмайган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2