news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР яңа Президенты М. Шәймиевкә “ТР алдындагы казанышлар өчен” орденын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов беренче Президентның җитәкчеләрнең тулы плеядасын әзерләүдәге ролен югары бәяләде

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Сәгать ярымнан аз гына артыгракка сузылган инаугурация тантанасы ТР яңа Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән тәмамланды.
Яңа гына вазифага керешкән республика җитәкчесе үзенә ышаныч белдергән РФ Президенты Дмитрий Медведевка, “Бердәм Россия” сәяси партиясенә, ТР Дәүләт Советы депутатларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Остазы Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президентының җитәкчеләрнең тулы плеядасын әзерләүдәге ролен югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов яңа вазифада беренче дәүләт бүләген остазына тапшырды. Минтимер Шәймиев аның кулыннан “ТР алдындагы казанышлары өчен” орденын алды.

“Узган дистә еллар эчендә Татарстанда икътисади, сәяси, милләтара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкка, гражданнарны гомумкыйммәтләр тирәсенә берләштерүгә ирешелде. Республика үз мисалы белән төбәкләре көчле булганда гына, Россиянең көчле була алганын раслады. Президент буларак бу стратегик үсеш традицияләрен үстерүгә сүз бирәм”, дип белдерде ул. Президент шул ук вакытта үсешнең модернизациядән башка була алмаячагын искәртә. Аның фикеренчә, модернизация икътисад белән генә чикләнеп калмаска, ә халык хуҗалыгының киң тармакларын эченә алырга тиеш. Бу мәгариф тә, сәламәтлек саклау да, мәдәният тә. Яңа Президент гамәлгә ашырылырга тиешле бурычлар рәтендә дәүләт, муниципаль хезмәтләрне мөмкин кадәр үтемлелеген күтәрүне, икътисад өлкәсендә инновацияле кластер булдыруны, аларга иң заманча технологияләр һәм уртак производство өчен дөнья компанияләрен тартуны, икътисадның фәнни казанышларга нигезләнгән тармакларында эшмәкәрлекне үстерүне, югары медицина технологияләрен гражданнарга үтемле итүне санап үтте. “Бу бурычларны чишү өчен беркадәр вакыт кирәк булачак. Ләкин мин моны булдыра алачагыбызга шикләнмим”,- ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot