news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Яңа Чишмә районында сугым цехы булачак

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелеш эшләренә керешергә планлаштыра

  (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Яңа Чишмә районында сугым цехы төзеләчәк. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелеш эшләренә керешергә планлаштыра. Кооператив рәисе Фәрит Вәлиуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән төзелеш буенча планнар белән уртаклашты.

Бүген кооператив казылык һәм ит эшләнмәләре җитештерә. “Карат” авыл хуҗалыгы җитештерү коопративының Чирмешән, Аксубай, Чистай һәм Әлмәт районнарында даими заказчылары бар. Әмма ирешелгән уңышларда тукталырга ярамый – аграр бизнесы үсеш таләп итә, дип саный Ф.Вәлиуллин.

Шуңа күрә, үз сугым цехларын төзү турында карар кабул ителгән. Бу эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә һәм иттән ярымфабрикатлар, төрле эшләнмәләр җитештерү мөмкинлеге бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot