news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте республикада яшәү минимумының яңа күләмен раслады

2023 елда Татарстанда яшәү минимумы җан башына исәпләгәндә 12 219 сум тәшкил итәчәк. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин шундый карар имзалады.

«2023 елга Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына исәпләгәндә – 12 219 сум, эшкә яраклы халык өчен – 13 319 сум, пенсионерлар өчен – 10 508 сум, балалар өчен – 11 852 сум күләмендә расларга»,– диелә документта.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин имзалаган федераль закон буенча илдә яшәү минимумы 2023 елда 14 375 сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot