news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте йортында нефть-газ химиясендәге перспективалы проектлар турында сөйләштеләр

24 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышның көн тәртибе кысаларында нефть-газ химиясе өлкәсендәге перспективалы проектлар каралды. «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2025 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Генераль конструктор - А.Люльки исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы директоры Евгений Марчуков перспективалы газ турбиналы двигательләр булдыруга юнәлдерелгән тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләре турында доклад тәкъдим итте.

«Кронштадт» инжиниринг үзәге» АҖ коммерция директоры Андрей Резников детальләр инжинирингы һәм яңа җиһазлар белән тәэмин итү турында сөйләде.

«Эворус» ҖЧҖ (Йошкар-Ола шәһәре) генераль директоры Александр Изюков Россия сәнәгатенә инновацион технологияләр кертү турында фикерләре белән уртаклашты.

«Микрон» компаниясенең үсеш буенча директоры Александр Петров, төзелеш, пластполимер, лак-буяу сәнәгате өчен материалларны да кертеп, яңа һәм импортны алмаштыра торган сәнәгать технологияләрен булдыру турында доклад белән чыгыш ясады.

«Инностейдж» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Гозәеров «Кибер тотрыклы төбәк» проекты турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100