Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Хезмәт министрлыгы күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында искәртте
Татарстанда күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр игътибар үзәгендә тора. Алар төрле социаль ярдәм чараларыннан файдаланалар. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР төбәк идарәсе үзәгендә туры эфирда хәбәр итте.
«Россия Президенты Владимир Путин моны берничә тапкыр ассызыклады, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә ярдәм итү позициясендә тора. Без күп балалы гаиләләргә төп ярдәм чаралары керемнәрне исәпкә алмыйча күрсәтелә торган аз санлы регионнар рәтенә керәбез», – диде ул.
Күп балалылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар, гаиләләрдә мәктәп укучылары булса, юлда йөрү өчен айлык субсидияләр, шулай ук алты яшькә кадәрге балаларга түләүсез дарулар ала. Төбәкнең 44 мең гаиләсе ел саен шундый ярдәм ала. Керемнәре түбән булган күп балалы гаилә балалар бакчасы өчен 100 процент компенсациядән файдалана.
«Шулай ук инвалид балалары булган гаиләләр аерым игътибар зонасында. Бигрәк тә күпсанлы һәм катлаулы диагнозлы балалар тәрбияләүче гаиләләр. Без гаилә керемнәрен һәркемгә яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерәбез», - дип ассызыклады Зарипова.
Аның сүзләренә караганда, күптән түгел ТР Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Миңнехановның күп балалы гаиләләргә 23 яшькә кадәрге балаларга ташламаларны озайту инициативасын хуплаган. Моннан тыш, республикада «авыл түләүләре» ике мәртәбә арттырылды.
Узган елдан студент гаиләләре, әгәр булачак әни йөклелекнең иртә срогында учетка баскан булса, дәүләт ярдәме ала. Моннан тыш, республикада аз керемле яшь гаиләләр прокатка балалар әйберләрен – карават, коляска бушлай алып торырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз