Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ветераннар өчен ташлама һәм субсидияләрне атады
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалардан башлап юлда йөргән өчен льготаларга кадәр, төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата барлык ташламалар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Социаль хезмәтләр һәм субсидияләр рәвешендәге ташламалардан тыш, акчалата түләүләр дә каралган», - диде ул.
Әйтик, ветераннар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты күләмендә субсидия-ташламадан файдалана, алар протезлар һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин ителгән. Өлкән яшьтәге кешеләргә республикада навигация чорында шәһәр яны су транспортында билет бәясенең 50 проценты күләмендә ташлама бирелә.
Тыл хезмәтчәннәре исә бер тапкыр түләнә торган акча ала, 2022 елда аның күләме 817 сум тәшкил итә, шулай ук бушлай теш куйдыра һәм ишетү аппараты белән тәэмин ителә. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аларга апрель аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан 10 мең сум акча күчерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз